Газетага язылу

Әсгать Сәфәров II Яңа медиа фестивалендә катнашучыларга сәламләү юллады

ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров 23-26 сентябрьдә Түбән Камада узучы икенче Яңа медиа фестивалендә катнашучыларга сәламләү юллады. Фестивальне «Татмедиа» медиахолдингы оештыра, дип яза «Татар-информ».

«Сезне икенче Яңа медиа фестивалендә – «Татмедиа»ның digital-юнәлешләр һәм журналистикада иң яхшы вәкилләрне берләштерүче төп һөнәри вакыйгасында сәламләвемә шатмын. Бу холдингның һәр хезмәткәренә үзен таныту, үз проектларын күрсәтү һәм хезмәттәшләре арасында танылу мөмкинлеге бирә», – диде Әсгать Сәфәров.

«Бүген без цифрлы трансформация заманында яшибез – технологияләрне генә түгел, медиа фәлсәфәсен дә үзгәртә торган процесс. Бу вакытлы күренеш тә, модага иярү дә түгел. Бу «Татмедиа» АҖ үсеш векторы, ул еллар дәвамында өстенлекләрне билгели. Без аңлы рәвештә үзгәрешләр авангардында хәрәкәт итәбез, чөнки нәкъ менә монда, классик журналистика һәм яңа форматлар тоташкан урында, конкурентлыкка сәләтле продукт тууын аңлыйбыз», – дип белдерә ул.

«Кызу темплы үзгәрешләр чорында трендларны күзәтү генә түгел, ә аларны формалаштыру аеруча мөһим. Медиа тармагының киләчәге бездән тора – безнең тәҗрибәләр үткәрергә кыюлыгыбыздан, нейрочелтәрләрне үзләштерергә әзерлегебездән, стандарт булмаган визуаль чишелешләр эзләүдән һәм аудиториядә җанлы җавап таба торган контент булдырудан», – дигән ышаныч белдерде Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе.

«Сезнең эшләрегез медиахолдинг командасының югары профессионализмын һәм аның бер адым алда булырга әзерлеген ачык раслаячагына ышанам. Барлык катнашучыларга илһам, яңа белемнәр, гадел көрәш һәм лаеклы җиңүләр телим!» – дип йомгаклады Әсгать Сәфәров.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре