Әсгать Сәфәров Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашты

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча фикерен белдерде. Ул Лаеш районы Боровое Матюшино бистәсендәге сайлау участогында тавыш бирде.

Сәфәров сайлауга республиканың беренче җитәкчесе Минтимер Шәймив белән килде. Ул Дәүләт киңәшчесеннән соң бюллетень алды һәм: "Минем имзам сезнекеннән соң ук тора, бу минем өчен зур мәртәбә", - диде.

Президенты Аппараты җитәкчесе сайлау комиссиясе әгъзаларына ныклы сәламәтлек теләде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Конституция Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү Конституция – 2020 Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Әсгать Сәфәров

Көн хәбәре