Газетага язылу

Әсгать Сәфәров: «Татарстан Россиянең фәнни-технологик үсеш үзәкләренең берсе булып тора»

2025 елда Татарстан Россиянең фәнни-технология үсеше үзәкләренең берсе булуын кабат раслады. Бу хакта ТР Фәннәр академиясенең еллык гомуми җыелышында Татарстан Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров хәбәр итте.

«2025 ел Татарстанның фәнни-белем бирү комплексын үстерү дәвам иткән чор булды. Академия фәнни-технология үсешен һәм тарихи-патриотик тәрбияне үз эченә алган күпсанлы чараларны гамәлгә ашырды. Игътибар үзәгендә техник лидерлык буенча милли проектлар, зур фәнни форумнар, яңа компетенция үзәкләре булдыру һәм фәнни җәмәгатьчелекне хуплау чараларын киңәйтү торды. Болар барысы да республиканың Россиянең фәнни-технологик үсеш үзәкләренең берсе буларак ролен ныгыта», – диде ул.

Сәфәров сүзләренчә, узган ел Татарстанда узган берничә зур халыкара чара фәнни казанышларга инвестиция җәлеп итәргә мөмкинлек бирде, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре