Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе, Татарстанның «Динамо» физик культура һәм спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров оешманың 99 еллыгы белән котлады.
«Динамо» хәрәкәтенең хөрмәтле ветераннары! Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, хезмәткәрләр! Кадерле җанатарларыбыз! Сезне Татарстанның «Динамо» физук культура һәм спорт җәмгыяте төзелүгә 99 ел тулу уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм! «Динамо» илдә массакүләм һәм бөтен халык спорт хәрәкәтенә башлангыч бирде һәм бердәм коллектив буларак сакланып калды. Бүген «Динамо» – Россиянең барлык төбәкләрендә гамәлдә булган һәм физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт бурычларын хәл итүдә катнашучы бердәнбер иҗтимагый-дәүләт спорт оешмасы», – диелә котлауда.
Әсгать Сәфәров белдергәнчә, зур һәм данлыклы «Динамо» гаиләсенең тарихы, һичшиксез, илебез тарихы белән тыгыз үрелгән. Җәмгыять боксны яңадан торгызды, ату спортын, фехтование һәм самбоны үстерүдә сизелерлек роль уйнады. Нәкъ менә «Динамо»да спорт медицинасы кебек яңа юнәлеш барлыкка килде. Спортчылар һәм җәмгыять тренерлары 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы фронтларында махсус билгеләнештәге аерым мотоукчы бригадалары составында батырларча көрәшкәннәр, дошманның тылында шартлаткыч һәм диверсия эше алып барганнар, төрле юнәлештәге белгечләр әзерләгәннәр, фронтларда сугышканнар, тылда җиңү яулаганнар. Бу бигрәк тә Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Ватанны саклаучылар елында символик мәгънәгә ия.
Татарстанның «Динамо» җәмгыяте үз сафларында көч ведомстволарының күбесендә һәм башка спорт оешмаларында үз эченә 25 меңнән артык кешене туплаган 32 физик культура коллективын берләштерә. Спортның уен төрләрендә – чирәмдәге хоккей, волейбол, туплы хоккей командалары белән Татарстанда аеручы нык горурланалар. Безнең командаларның күп кенә уенчылары Россиянең җыелма командалары әгъзалары булып тора.
«Татарстанның «Динамо» физик культура һәм спорт җәмгыяте, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап, хокук саклау органнары хезмәткәрләренең һөнәри әзерлегенең югары дәрәҗәсен, балалар-яшүсмерләр спортын системалы үстерүне тәэмин итеп, актив үсүен дәвам итә. Сезгә нык сәламәтлек һәм иминлек, шулай ук Россия Федерациясенең чәчәк атуы хакына яңа спорт казанышлары телим!», – диелә котлауда.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез