Татарстан матбугаты көне – данлыклы традицияләргә һәм үз эшеңә тугрылык билгесе. 1905 елда бу көнне беренче милли басма дөнья күрә. Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгат Сәфәров котлавында шулай дип искәртелгән.
“Әлеге бәйрәм журналистлар өчен бүген дә данлыклы традицияләргә, үз эшеңә тугрылык, актив гражданлык позициясе билгесе булып тора. Татарстанның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре моны үзләренең көндәлек эше, яңа эш формаларын эзләү һәм, әлбәттә инде, үз һөнәрендә шәхси уңышлары белән дәлилли”, – диелгән котлау телеграммасында.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез