Асия Тимирясова: «Һөнәр сайлау турында сөйләшүне мөмкин кадәр иртәрәк башларга кирәк»

Казан инновация университеты ректоры, Татарстан Иҗтимагый Палатасы рәисе урынбасары Асия Тимирясова Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасыннан соң фикерләре белән уртаклашты.

– Татарстан Рәисе төбәк башлыклары арасында кадрлар ресурсларын яңарту өлкәсендә беренчеләрдән булып конкрет тәкъдимнәрен җиткерде. Рөстәм Миңнеханов балалар, үсмерләр арасында һөнәри юнәлеш системасын тәртипкә салырга, аның нәтиҗәлелеген арттырырга өндәде. Профориентация чыгарылыш укучылары белән очрашуларга гына кайтып калырга тиеш түгел. Һөнәр сайлау турында сөйләшүне мөмкин кадәр иртәрәк башларга, балалар өчен кызыклы булган чаралар оештыру формаларын сайларга кирәк. Үз шәһәрләрендә яшьләрнең карьера үсеше белән кызыксынган эре җитештерү предприятиеләре тәҗрибәсен өйрәнү дә файдалы булыр иде, – диде ул. – Һөнәри белем бирү системасында башлангыч, урта звено белгечләрен әзерләү өлкәсен яңарту кирәклеге турында бәхәсләр беренче ел гына бармый. Сүз студентлар, укытучылар булмауда, уку корпуслары, мәгариф ресурслары кытлыгында түгел. Проблема – техникум, көллият тәмамлаучыларның җитештерү тармагына эшкә бармавында. Республика бюджеты яшьләрне укытуга акча түгә, ә көтелгән нәтиҗә – төбәк икътисадына файда китерә торган квалификацияле белгечләр юк. Әлеге проблеманы хәл итү өчен мәгариф органнары, оешма җитәкчеләре бергәләп эшләргә тиеш. Берничә ел элек Татарстан урта һөнәри уку йортларының инфраструктурасын яхшырту программасын тәкъдим иткән иде. Нәтиҗәдә республикада заманча таләпләргә җавап биргән 40 ресурс үзәге төзелде. 2025 елда старт алучы һөнәри белем бирү инфраструктурасын модернизацияләү федераль программасын формалаштырганда әлеге проектның файдасы зур.
Уку корпусларын, студентларның тулай торакларын, лаборатория җиһазларын, укытуның техник чараларын яңарту, азык-төлек блогларын, спорт объектларын капиталь төзекләндерү, цифрлы белем бирү ресурсларын гамәлгә кертү – болар барысы да көллият һәм техникумнарның абруен күтәрүгә ярдәм итәчәк. Эшче һөнәрләре, хезмәт кешесенең дәрәҗәсен арттыруда оешма җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чараларыннан да җитди эш таләп ителә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре