Россия Тикшерү комитеты кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында Украина кораллы көчләренең әсирләргә карата кешелексез мөнәсәбәте турында хәбәрләр пәйда булганнан соң тикшерү оештырган. Ведомствоның Telegram-каналында шул хакта хәбәр ителә.
Интернет челтәренә Украина кораллы көчләре вәкилләренең әсирлеккә алынган Россия солдатларын махсус хәрби операция барган бер төбәктә мина кырларына кертүләрен чагылдыручы видеоматериаллар урнаштырылганлыгы турында билгеләп үтелгән.
Россия Тикшерү комитетының Хәрби тикшерү идарәсе әлеге мәгълүматны тикшерүне оештырган. Тикшерүчеләр видеоның кайчан, кайда төшерелүен һәм килеп туган хәлне ачыклый.
Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, мәгълүматлар расланган очракта җинаять эше кузгату һәм гаеплеләрне җавапка тарту турында мәсьәлә хәл ителәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез