Моңа кадәр 4 ел буе сару кайнаудан һәм ашказаны эшләмәүдән интегеп яшәгән була, дип яза “Российская газета” Британиянең Daily Mail басмасы мәгълүматларына таянып.
Мәрхүмнең хатыны һәм кызы, җәмәгатьчелек игътибарын яман шеш билгеләренә җәлеп итмәкче булып, якынының чире турында сөйләгән. Аларның әйтүенчә, онкологиянең бу төре, кагыйдә буларак бик соң ачыклана. Аерым алганда, табиблар сырхауга озак еллар буе ашказаны эшләмәүдән дарулар язган. Якыннары билгеләп үткәнчә, чирнең төп билгесе – сырхауның эче гел сыкрап авыртып торган.
“Ул берничә ай буе бер табибтан икенчесенә йөгергән, аңа ашказаны эшләмәүдән дарулар язганнар, әмма берни ярдәм итмәгән. Анализлары да начар булмаган үзе, Табиблар бүсер, үт куыгында таш, дигәнрәк диагнозлар куярга маташкан. Әмма ир-ат көннән-көн ябыккан, тән тиресе саргылт төскә керә башлаган”, – диелгән басмада.
Ниһаять МРТ тикшеренүе билгеләнгәч кенә, сырхауда соңгы стадиягә кергән яман шеш авыруын ачыклаганнар. “Сырхауга ракның инде бөтен тәненә таралуы, шуңа күрә дәвалау яки операция ясауның файдасы булмаячагы турында аңлатканнар. Туганнарына исә ир-атны паллиатив ярдәм белән тәэмин итәргә киңәш биргәннәр”, – дигән басма хәбәрчесе.
Язма астында үз туганнарының ничек чирләүләре турында комментарийлар калдырганнар. Кайберәүләр билгеләп үткәнчә, ашказаны асты бизендә яман шеш ачыкланганчы, кабырга астында ниндидер уңайсызлыклар, эчәклекләр эшендә үзгәрешләр пәйда булган, сырхау кинәт ябыккан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез