Ашказанын йөрәгенә китереп кыскан: Татарстан табиблары бер хатын-кыздан гаять зур бүсер алган

Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе (БСМП) табиблары гаять зур бүсерле хатын-кызны үлемнән коткарган. Бу хакта «Татар-информ» клиниканың матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

«Беренче тапкыр моннан 10 ел элегрәк ашаганнан соң эчемнең авыртуын тойдым. Шуннан бирле гадәти ризыкны юньләп ашый алмадым. Ашаганнан соң, эчем нык авыртканлыктан, ашказанын чистартырга, юдырырга кирәк булды. Нык ябыктым. Инде тамакка берни үтми башлагач кына хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Авыртуым нык көчәйгәч, «Ашыгыч ярдәм» чакырттым», – дип сөйләгән хатын-кыз.

Медицина тикшеренүе сәер чирнең сәбәбен ачыклаган: 20 см озынлыктагы гаять зур бүсер ашказанын һәм юан эчәкнең бер өлешен үпкә һәм йөрәк тирәсенә кысрыклап чыгарган. Бүсер сырхауның сулышын кыскан һәм, гомумән, тормышын нык катлауландырган.

«Диафрагмадагы бүсер булып чыкты бу. Ашказаны һәм корсак куышлыгындагы барлык органнар диафрагмадагы зурайган тишек аша күкрәк читлегенә үтеп кергән. Нәтиҗәдә ашказанына төшүче барлык ризык шунда тупланып, алга таба китә алмаган», – дип сөйләп үткән, БСМПның 1 нче хирургия бүлеге мөдире Рамшед Одинаев.

БСМП хирурглары әлеге гаять катлаулы операцияне корсак куышлыгында нибары 4 тишем ясап башкарган. Табиблар эчке органнарны кире үз урынына кайтарып, диафрагмада тишекне кечерәйткән һәм, ашказанындагы ризык үңәчкә эләкмәсен өчен, үңәчнең түбәнге өлеше тирәсенә ашказаныннан «манжетка» ясаган. Табиблар моның өчен махсус нык җепләр кулланган.

Медиклар 3 сәгать дәвамында корсак куышлыгын бүсердән чистарткан.
Сырхау операциядән соң дүртенче көнне өенә чыгарылган. Хәзер ул – махсус диетада.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре