Алмалы. Көненә 5–6 тапкыр 1,5–2 килограмм алма ашарга кирәк. Алманың 1/3 өлешен пешереп ашау да файдалы булачак. Чөнки пешкән алмада пектин күбәя. Ә ул исә, үз чиратында, организмнан шлак һәм холестеринны яхшы чыгара.
Кефирлы. Көне буена 2 литр майсызландырылган кефир эчәргә мөмкин. Шулай ук аңа яшеллек белән кыяр да өсти аласыз. Кефир авырлыкны гына көйләп калмыйча, иммун системасын да ныгыта.
Йогыртлы. Майлылыгы 2,5% булган 8–10 стакан йогырт эчәргә киңәш ителә. Саклану вакыты ике атнадан артмаган йогыртны сатып алырга кирәк. Аларда тере культуралар күбрәк була.
Эремчекле. 400 грамм эремчекне бер литр майсызландырылган кефир белән көнгә дүрт тапкыр ашагыз. Шикәр кушарга ярамый.
Карабодайлы. Карабодайны кефир белән ашарга кирәк. Бер стакан карабодайны кичтән, 2–3 стакан кайнар суга салып, төне буе тотыгыз. Тоз һәм май кушу тыела. Кефир белән эчкән очракта, карабодай ашкайнату системасын яхшырта, организм өчен кирәкле макро- һәм микроэлементларны арттыра.
Яшелчә ашы. Ашка өйдә булган бөтен яшелчәләрне салыгыз. Иң мөһиме – кәбестәне күбрәк турагыз. Ник дигәндә, ул ашкайнату юлларын чистарта. Кәбестәне эшкәртү өчен организм бик күп энергия сарыф итә. Шуңа күрә ул артык калорияләрдән дә арындыра. Моннан тыш көне буена ике литрга якын сыеклык эчәргә тырышыгыз.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез