Газетага язылу

Ашлыкны кая куярга?

Россия икътисады дроннар һөҗүменнән зыян күрә. Владимир Путин шундый указ имзалады: әгәр критик инфраструктура объектларының хуҗалары аларның иминлеген тәэмин итү өчен кирәкле чараларны күрмәсә, аларны бик соң күрсә яки билгеләнгән иминлек таләпләрен бозса, бу объектларны вакытлыча дәүләт идарәсенә тапшырырга мөмкин булачак.

Указ логистика үзәкләренә, энергетика тармагы объектларына, сәнәгать предприятиеләренә, элемтә һәм торак-коммуналь хуҗалык объектларына кагыла.

 

Бу атна башындагы һөҗүмнәр нәтиҗәсендә Оzon акцияләре 30 процентка очсызланды. Россиянең ашлык экспорты күп еллар эчендәге иң түбән дәрәҗәгә төште. Россия бодаен чит илгә озату соңгы 10 елдагы иң түбән күрсәткечкә җитте һәм узган ел белән чагыштырганда 2,5 тапкыр азайды. Азов һәм Кара диңгез портларыннан бодай төяп җибәрү дрон һөҗүмнәре нәтиҗәсендә ашлык терминалларына зыян килүдән кискен кимеде. Уңышны илдән чыгарып сату кыенлашу сәбәпле, Россия эчке базарында бодай бәяләре төшә, ә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре аны сатуның зыянлыга әйләнүе турында кисәтә.

Россиягә бу сизелерлек зыян сала, чөнки ашлык һаман да аграр экспортның төп юнәлешләренең берсе булып кала. 2025 елда ашлыкка Россиянең азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы чималы экспортының 27 проценты туры килгән – 11 миллиард доллардан артык. Бу югалтуларны экспортны башка портлар аша юнәлтеп каплап бетерү мөмкин түгел. Быел ашлык җитештерү сизелерлек кимер дип фаразлыйлар. Идел буе һәм Себер төбәкләре бодай чәчүлекләрен рентабельле булмау сәбәпле киметкән. Себердә һава торышы да уңайсыз килгән. Росстат мәгълүматларына караганда, 2026 елда бодай чәчү җирләре 25,7 миллион гектарга кадәр кимегән. Үткән ел 26,9 миллион гектар булган. Шуңа карамастан, җыелган ашлыкны куярга урын юк. Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут, экспортлау мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле, ашлыкның артыгын терлек азыгы итеп кулланырга тәкъдим итте.

Ашлык кына түгел, башка төр экспорт та авыр хәлдә. «Коммерсантъ»: «Кара диңгездәге хәвеф-хәтәрләр аркасында металлурглар экспорт эшчәнлеген киметә», – дип яза.

      

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре