Газетага язылу

Әстерхан чикләвегенең бик файдалы бер үзенчәлеген ачыклаганнар

Галимнәр әстерхан чикләвеге куллануның организмда ялкынсынуга йогынты ясый алуын ачыклаган.

Аларның тикшеренү нәтиҗәләрен эндокринолог, медицина фәннәре докторы Зөһрә Павлова МАХ каналында аңлатып үткән, дип яза “Российская газета”.

Ике еллык тикшеренүләр барышында көн саен 30-60 грамм әстерхан чикләвеге ашап куючыларның организмында ялкынсыну процессларының кимүе билгеләнгән. Бөтен сере – чикләвектәге омега-3, магний, клетчатка, витаминнар һәм антиоксидантларда, дип билгеләп үткән Зөһрә Павлова.

Чикләвек куллану йөрәк һәм кан тамырлары эшчәнлегенә ярдәм итә һәм ялкынсынуны киметә. “Әмма  һәр көн саен учлап ашарга киңәш итмим. Чикләвек – бик майлы һәм калорияле. Тикшеренүдә катнашучыларга 30-60 грамм (1-2 уч) биргәннәр.

Әмма, минемчә, көненә 1-2 чикләвек җитә. Файдасы да булачак, артык калорияләр дә тупланмаячак”, – дип аңлатып үткән эндокринолог. Белгеч әйтүенчә, суда тоткан очракта, чикләвек тагын да файдалыракка әйләнә.

Мәсәлән, миндальгә җылы су салып – 12 сәгать, әстерхан, эрбет, пикант, фундукны – 8 сәгать, макадамияне – 4 сәгать тотарга мөмкин. Суда тоту ашказанына авырлык китерердәй матдәләре күләмен киметә, үзләштерелүен яхшырта. Шуннан соң чикләвекне боткага, салат, йогыртка өстәргә яки болай гына ашарга була.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре