Балага үзенең әтисе-әнисе белән бергә яшәү мөмкинлеген саклап калу өчен гаиләләр белән тиешенчә эшләргә кирәк.
Россиядә соңгы биш ел эчендә ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүчеләр саны кимегән. Бу хакта “РИА Новости” Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белованың матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Аның әйтүенчә, һәр ел саен мондый ата-аналар саны кимегәннән-кими. Шул ук вакытта ата-ана хокукын чикләү очраклары бөтенләй үк мәхрүм итү очракларыннан күбрәк. Львова-Белова басым ясап әйткәнчә, балага үзенең әтисе-әнисе белән бергә яшәү мөмкинлеген саклап калу өчен гаиләләр белән тиешенчә эшләргә кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез