Россиянең атказанган артисты, Вена операсы солисты, якташыбыз, Казанда туып-үскән Аида Гарифуллина быел “Первый канал”ның “Голос.Дети” тапшыруында тәүге тапкыр жюри әгъзасыбулачак. Яңа сезон иртәгә – 5сентябрьдә 21.45 сәгатьтә башлана.
Жюрида, атаклы татар кызыннан тыш, Дима Билан, Владимир Пресняков һәм Наталья Подольская эшләячәк. Шоуда Россия һәм чит илләрдән 107 бала катнаша. Гарифуллина әйтүенчә, быел күп кенә балалар, шоуга хас булмаганча, ватанпәрвәрлек рухындагы музыканы сайлый. Моннан тыш ул конкурста катнашучыларның бик талантлы булуларын һәм хәлләреннән килгәнчә барын да эшләүләрен билгеләп үткән.
– Тормыш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, әти-әниләр үзләрен дөрес тотмый. Алар, бик каты борчылып, баласын каушата, үз көченә ышанмау хисен сеңдерә. Мин күңелем һәм йөрәгемә шундук үтеп керүчегә таба борылам, – дип сөйләп үткән Аида Voice басмасы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез