Оешкан төркемдә катнашучылар гамәленнән барлыгы 113 кеше зыян күргән. Алар 60 меңнән 12 миллион сумга кадәрге бәядән үзләренә тәкъдим ителгән курсларны сатып алган. Гомуми зыян 57 миллион сумнан артып киткән.
«Программаларыбызның белем бирү кыйммәтенә бәйле ышанычлары акланмаучыларның һәркайсыннан чын күңелемнән гафу итүләрен сорыйм. Беркайчан да явыз нияттән бернинди гамәл кылмавымны билгеләп үтәсем килә. Кешеләргә эшмәкәрлек күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итү ниятем эчкерсез иде. Әмма мин кулланган ысуллар яңадан карауны таләп итә», – дип язган ул.
Аяз Шабутдинов бизнесны уңышлы башлап җибәрүне вәгъдә иткән курслар сату белән шөгыльләнгән. Кулга алынганчы, социаль челтәрләрдә 1,9 миллион чамасы язылучысы булган. 
  Оешкан төркемдә катнашучыларның башкаларына карата җинаять эше аерым карала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез