Газетага язылу

Атаклы табиб Советлар Союзы чорындагы аш-суга кире кайтырга киңәш иткән

Табиб һәм телевидение тапшыруларын алып баручы Александр Мясников, курьерлар ташый торган аш-судан баш тартып, Советлар Союзы чорыннан килгән ризыкларны күбрәк ашарга киңәш иткән.

Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында язган, дип хәбәр итә “Российская газета”.

Белгеч искәртеп үткәнчә, СССРда яшәүчеләр арасында нибары 15 процентының гына гәүдә авырлыгы тиешледән зуррак булган. Хәзер исә Россиядә яшәүчеләрнең 44 проценты симерүдән интегә.

Мясников сүзләренә караганда, биредә тормыш рәвеше мөһим роль уйный.

“СССРда икенче типтагы шикәр чиреннән авыручылар бүгенгедән ун тапкыр кимрәк иде”, – дип билгеләп үткән табиб. Аның әйтүенчә, хәзер чиктән тыш нык эшкәртелгән ризык (СССРда булмаган) күбәйгән.

Ә ул сәламәтлеккә кырын суга. “Аш-су мәсьәләсендә генә булса да шул чорларга кире кайтыйк әле”, – дип өндәгән Мясников.

Юкса азык-төлек сәнәгате һәм әзер аш-сулар Россияне юаннар иленә әйләндерәчәк, дип кисәткән белгеч.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре