Россиялеләрнең хәлен социаль челтәрләрдә таралган бер хәбәр төгәл тасвирлый. «Петербургта яшәүчеләр шәһәрдәге атаракс препаратын тулысынча алып бетергән. Бу – борчылуны басарга ярдәм итә торган иң популяр рецептлы даруларның берсе», – диелә анда. Икътисад тармакларындагы хәлләр, чынлап та, борчу тудыра. Торак төзелешендә хәл катлаулана. Төзүче-девлоперлар фатирларны сата алмый. 29 сентябрьдә «Самолёт» облигацияләренең бер чыгарылышы буенча техник дефолтка юл куйды. Бу – компаниянең финанс хәле буенча бик мөһим сигнал. Әлегә бу банкротлык түгел, әмма 2027 елда облигацияләр буенча дефолт игълан ителү ихтималлыгы зур.
Татарстанда икенчел торак өчен ипотека кредитлары буенча түләү вакыты чыккан бурыч арткан. Август аенда республика халкының «икенчел торак» өчен алынган ипотека кредитлары буенча түләү вакыты чыккан бурычы 7,53 млрд сумга җиткән. Бу ел башындагы күрсәткечтән 1,61 млрд сумга, ягъни 27 процентка күбрәк. Кичектерелгән бурыч саны Татарстан өчен артык куркыныч түгел кебек, әмма үсеш темпы хәвефле. Газета хәбәрчесе махсус ачыклады: 2020 ел белән чагыштырганда, 2026 елның августында икенчел торак ипотекасы буенча гына түләүне кичектерү якынча 4,7 тапкыр зуррак. Беренчел торак ипотекасы буенча түләүләрне кичектерү кимрәк – 400 миллион сум гына. Әмма монда да үсеш темпы куәтле: 2024 ел башыннан 2026 ел сентябренә кадәр беренчел ипотекадагы «просрочка» 127 млн сумнан 400 млн сумга кадәр – 3,15 тапкыр арткан.
Торак темасына тагын бер кызыклы факт. Россиядә күчемсез милекне яңадан исәпләячәкләр. Аерым игътибар яңадан планлаштырылган фатирларга, шулай ук чикләре төгәл билгеләнмәгән һәм теркәлмәгән корылмалары булган җир кишәрлекләренә биреләчәк. Чынлыкта сүз салым базасын күпләп арттыру турында бара. Хакимият күчемсез милекнең мәгълүматлары аның чынбарлыктагы характеристикаларына (мәйданы, чикләре һәм башкалар) туры килмәгән объект хуҗаларына контрольне көчәйтәчәк, дип яза «Известия». Мондый объектларны ачыклау эшендә төбәкләргә һәм муниципалитетларга Роскадастр ярдәм итәчәк. Әлеге эш нәтиҗәсендә бюджетка өстәмә керемнәр 50 процентка артыр дип көтелә. Бу процедура инде 2027 елда эшли башлаячак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез