Әти-әнисеннән кунактан кайтып килгәндә бертуганнарның гомерләре өзелгән

Башкортстанның Салават районында урман ташый торган машина һәлакәткә очраган, нәтиҗәдә өч кешенең гомере өзелгән. Анда Моразым авылы мәдәният йорты хезмәткәре булуы турында Башинформ хәбәр итте.

Таңсылу Ш. балачактан иҗат белән шөгыльләнә, Учалы сәнгать һәм мәдәният училищесын тәмамлап, Баймакта Балалар иҗаты үзәгендә эшләгән, узган ел февральдә Морадым авылы мәдәният йортына мәдәни оештыручы булып эшкә урнашкан. Хезмәттәшләре аны яхшы хатирәләр белән генә искә ала.

Һәлакәт 15 гыйнварда Салават районында була. Chery Very идарәсен югалта һәм каршыга килгән «Газель» машинасына, аннары ике машина туктап торган урман ташый торган йөк машинасына бәрелгән. Chery Very машинасын йөртүче 37 яшьлек ир-ат, аның 12 яшьлек улы һәм 38 яшьлек туганы Таңсылу һәлакәт урынында ук  һәлак була. Машина йөртүченең 38 яшьлек хатынын, 39 яшьлек тагын бер пассажир ир-атны хастаханәгә озаталар. «Газель» йөртүчене дә хастаханәгә озатыла.

Фаҗигагә очраган гаиләнең Мәчетле районыннан әти-әниләреннән кунактан кайтып килүләре булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре