Егыласымны белгән булсам, аяк астына салам түшәр идем, диләр бит әле. Миңа да шулай үкенергә генә калды. Әтием белән безнең арада низаг чыккан иде. Мин өйдән чыгып киттем, ярты елдан артык кайтып күренмәдем. Әти хастаханәдә вафат булды, безнең аралар шул килеш калды. Бик тә гафу үтенәсем килә, тик ул исән түгел шул инде.
Рамил Гафуров. Арча
Сорауга Рамил хәзрәт Юныс җавап бирә:
– Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип, әтиегез хакына яхшылык эшләгез. Сәдака бирергә яки кемгәдер ярдәм итәргә була. Юллар ачылгач, әтиегез өчен хаҗ кылырга була.
Фото: pixabay.com
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез