Прокуратура Красноярск краеның Красная Сопка авылында һәлак булган балаларның атасы Дмитрий Виноградовны шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган. Судта китерелгән дәлилләр аның гаепле булуын күрсәткән. Бу хакта “РИА Новости” күзәтчелек ведомствосы мәгълүматларына таянып яза.
“Эш буенча дәлилләр: шаһитлар һәм белгечләр күрсәтмәләре, экспертиза һәм тикшеренүләр нәтиҗәләре Виноградовның гаепле булуы турында сөйли. Прокурор аны Җинаять кодексының 109 статьясындагы 3 өлеше буенча гаепле дип тануны һәм шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорады”, – дигән агентлык хәбәрчесенә әңгәмәдәше.
Бөтен ил күләмендә зур шау-шу тудырган бу эш буенча суд тикшерүе 6 майда башланган. Виноградов беренче утырышта үз гаебен танымаган, бөтен вәкаләтләрен адвокатына тапшырып, судьяның сорауларына җавап бирмәгән. Балаларның якын туганнары фаҗиганең очраклы килеп чыгуын белдергән. Соңрак Дмитрий Виноградовның адвокаты тычканнар яки күселәр белән тикшерү эксперименты үткәрергә тәкъдим иткән. Кимерүчеләрне дихлофос сибелгән бүлмәгә урнаштырып, аларның бу химикаттан үлмәвен раслау өчен.
Исегезгә төшерәбез: узган елның сентябрендә Красноярск өлкәсенең Кызыл Сопка авылында бер гаиләнең, шул исәптән 6,11,12 һәм 13 яшьлек дүрт баланың агулануы турында хәбәр ителде. Кичен җирле кибеттән сатып алынган тавык һәм пилмән ашаганнан соң аларның барысында да агулану билгеләре пәйда булган. 6 яшьлек кыз һәм 13 яшьлек малайның хәле хастаханәдә кинәт кенә начарланган һәм балаларның икесе дә вафат булган. Икенче көнне – 11 яшьлек кыз, төнлә – 12 яшьлек кыз шул ук хастаханәдә җан биргән. Балаларны 30 сентябрьдә – әти-әнисе хастаханәдән чыккач җирләгәннәр.
“РИА Новости”га Тикшерү комитетыннан хәбәр ителгәнчә, фаҗига булган көнне бу гаилә яши торган йорт эченә дихлофос сиптергәннәр. Гаилә башлыгы, беренче тапкыр үзеннән сорау алганда, химикат бөркегәннән соң бүлмәләрнең яхшылап җилләтелмәгәнлеген, форточканың гына ачык булганлыгын әйткән. Дихлофос сиптергәннән соң гаиләнең ике сәгатьләп вакытын урамда уздырганлыгы билгеләнгән. Төбәкнең Тикшерү комитеты 2024 елның 2 декабрендә суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре буенча балаларның дихлофостан агуланып үлгәнлеген белдергән. 3 февральдә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының суд-медицина экспертизасы үзәге Красноярск краенда уздырылган экспертиза нәтиҗәләренең дөреслеген раслаган. Шул ук көнне гаилә башлыгына “Саксызлык белән үлемгә китерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез