Атланмайны күпләп сату бәясе төшүен әйткәннәр

Озакламый ваклап сату челтәрендә дә чагылыш табачак бу.

Россиядә атланмайны күпләп сату бәясе төшә. Бу ваклап сату бәяләрендә дә чагылыш табарга тиеш. Ria.ru, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына таянып, шул хакта яза.

Ведомствода аныклап үтелгәнчә, озакламый кибетләрдә атланмай бәясе арзанаерга тиеш. Хәзерге вакытта аны дустанә илләрдән күбрәк кертә башлаганнар. Атланмайны Һиндстан һәм Ираннан сатып алуга керешкәннәр.

Алга таба министрлык сөт җитештерү күләмен арттыруны күздә тота. Сөт һәм сөт ризыклары белән үзебезне тулысынча тәэмин итү мөмкинлеге бирү өчен.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре