Атна ахырына кадәр һава торышын фаразладылар

Соңгы көннәрдә Татарстанга үтеп кергән циклон яңгырлар алып килде. Һава температурасы +16...+22 градуска кадәр төште. Алдагы тәүлектә – 5 сентябрьдә һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Урыны белән яңгырлар, төнлә кайбер районнарда көчле яңгырлар көтелә.

Секундына 15-17 метр тизлектә җил. Көндез һава температурасы +18...+23 градус тәшкил итәчәк. Төнге сәгатьләрдә +10...+15 градус.
Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, шимбә – 6 сентябрьдә һава шартлары акрынлап яхшыра башлаячак. Циклонның көнчыгышка чигенүе сәбәпле, көнчыгыш районнарда гына аз-маз яңгыр булырга мөмкин. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +19...+24 градус күрсәтәчәк. Төнге сәгатьләрдә +11...+16 градус булачак. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан көчле җил саклана.

Якшәмбе – 7 сентябрьдә һәм киләсе атна башында төньяктан антициклон үтеп кереп, “әбиләр чуагы” башлана. Бу көннәрдә явым-төшем ихтималы аз. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +19...+24 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә +11...+16 градус булачак. Киләсе атна башында төнге сәгатьләрдә +7...+12 градуска кадәр төшәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре