Атна ахырында Татарстанда бик көчле магнит давыллары көтелә

Астрофизиклар бу араларда Кояшта шартлаулар булачагын фаразлый.

Бүген – 14 майда көн дәвамында магнитосферада уртача тирбәнешләр 3 баллга җитәчәк. Кичке алтыга, Кояшның активлыгы кимеп, 2 баллга гына калачак. Шул ук вакытта, Россия Фәннәр академиясенең Галәм тикшеренүләре институты белгечләре фаразына караганда, бүген Кояш җиленең тизлеге секундына 388 чакрымга җитәргә мөмкин.

17 майга кадәр магнитосферада тынычлык хөкем сөрәчәк. Ә менә шуннан соң көчле магнит давыллары башланачак. 28-29 майда магнит давылы бөтенләй дә “кызыл” күрсәткечләргә җитәргә мөмкин. Шуңа күрә бу көннәрдә сәламәтлеге һава торышына бәйле булган кешеләргә аеруча игътибарлы булу сорала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре