Атна ахырында Татарстанда суытачак

Бу атнада Татарстанда көндезге һава температурасының +20 градуска җитүе көтелә. Ләкин атна ахырында шактый ук суытачак.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, якын араларда явым-төшемсез, җилсез коры һава саклана. Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе – 12–13 апрельдә көндез термометрның терекөмеш баганасы +14...+20 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә суыта: +3...–2, көнчыгыш районнарда –6 градуска кадәр.

Синоптикларның башлангыч фаразлары буенча, җомга һәм шимбә – 14–15 апрельдә, республикага төньяктан суык һава агымы үтеп керү сәбәпле, көндез һава температурасы +5...+10 градустан артмаячак. Секундына 20 метр тизлектә көчле җил. Явым-төшем  юк дәрәҗәсендә.

Исегезгә төшерәбез: апрель башында Казанда өч температура рекорды теркәлде. Көндез һава 20 градуска кадәр җылынды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре