Әтнә һәм Нурлат районнары игенчеләре беренче булып урып-җыю эшләренең тәмамлануы турында хәбәр иттеләр һәм Рөстәм Миңнехановка быелгы уңыштан пешерелгән икмәк тапшырдылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республикада 4 млн. 228 мең тонна ашлык суктырылган, гомуми план мәйданнарының 79%ы җыеп алынган. Әтнә һәм Нурлат районнарында урып-җыюны төгәлләнгән. «Урып-җыю тәмамланган районнар көн саен өстәләчәк, – диде Марат Җәббаров. – Эш дәвам итә, кырларда көзге чәчү, азык әзерләү, туфрак эшкәртү бара. Моннан тыш, рапс, кукуруз, майлы культуралар җыю дәвам итә».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез