Атна уртасына кадәр Татарстанда җылы һава торышы саклана, яшен булуы ихтимал

Татарстанның Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, республикада 27 апрельгә кадәр җылы һава торышы сакланачак.

Иртәгә, сишәмбе, 26 апрельдә төнлә +4...+9, көндез +18...+23 градус җылы булачак. Яңгыр явуы, яшен булырга мөмкин.

Чәршәмбе, 27 апрельдә төнлә +8...+13, көндез +18...+23 градус җылы булачак дип фаразлана, шулай ук яңгыр һәм яшен ихтималы бар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

һава торышы Татарстан

Көн хәбәре