Атналык һава торышын фаразладылар: яшенле яңгырлар көтелә

Апрель гадәттән тыш җылысы белән гаҗәпләндерүен дәвам итә. Шул ук вакытта бу көннәрдә яңгырлар, тәүге яшеннәр көтелә.

Чәршәмбе – 23 апрельдә көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып үтәчәк. Һава температурасы +15...+20, көньяк һәм көнчыгыш районнарда +26 градуска кадәр җитәр дип фаразлана. Төнге сәгатьләрдә +4...+9 градус. Пәнҗешәмбе – 24 апрельдә урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар. Көндез термометрның терекөмеш баганасы янә +22...+27 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнге сәгатьләрдә +5...+10 градус.

Атна ахырында республика территориясенә салкынча һава үтеп керәчәк.  Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, җомга – 25 апрельдә һәм шимбә – 26 апрельдә республикада көндез кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшен көтелә. Көндез һава температурасы +15...+20 градустан артмаячак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре