Газетага язылу

Җәүдәт Салихов: «Казан Кремле – төп мәхәббәтем»

Татарстанда Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов ТНВ телеканалында “7 вопросов за 7 минут” тапшыруының яңа чыгарылышында, тикшерүчедән алып, суд департаменты башлыгына кадәрге 45 еллык хезмәт юлы турында сөйләгән.

“Казан университетының юридик факультетын тәмамлаганнан соң 45 еллык хезмәт стажы тупладым. Укуымны тәмамлагач, Чаллыда 10 ел буе тикшерү органнарында эшләдем. 1992 елда Президентның иминлек хезмәтен булдыруда катнашу өчен, чакыру буенча, Казан Кремленә кайттым. Казан Кремле, әлбәттә, минем төп мәхәббәтем!” – дип билгеләп үткән Салихов. Ул 10 ел дәвамында Чаллының тикшерү органнарында эшләве, 1992 елда, республиканың Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең иминлек хезмәтен булдыру өчен, Кремльгә кайтуы турында сөйләгән.

Җәүдәт Салихов – әлегәчә гамәлдә булып килгән махсус хезмәтне оештыручылардан берсе. Ул ведомствода 6 генерал һәм күп кенә җитәкчеләр  үстергән. Казанның меңьеллыгына Казан Кремлен реконструкцияләүдә: Кол Шәриф мәчетен төзү һәм Благовещение соборын реставрацияләүдә катнашкан. Туристларга уңайлы булсын өчен брусчатка җәю һәм җир асты коммуникацияләре булдыруны нәкъ менә Салихов тәкъдим иткән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре