Бүген техника фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтының баш фәнни хезмәткәре Җәүдәт Шәүкәт улы Сөләймановка Академиянең иң югары бүләге тапшырылды.
 Алтын медаль күренекле фәнни хезмәтләр, казанышлар һәм ачышлар яисә гуманитар һәм табигый-техник фәннәр өлкәсендә зур фәнни һәм практикәһәмияткә ия хезмәтләр җыелмасы яки күренекле фәнни-практик эшчәнлек, инновацион икътисад һәм фәннең өстенлекле юнәлешләрен эшләүгә, фәнни мәктәп оештыруга, Татарстан Республикасына фәнни кадрлар тәрбияләү һәм әзерләүгә керткән хезмәтләр өчен бирелә.
                 
                                    
                        БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                     
                
                                
                                
Фикер өстәү
Фикерегез