Admin
-
Яңалыклар
Машина йөртү таныклыгын «МАКС» мессенджеры аша быел ук күрсәтергә мөмкин булачак
Россия автомобильчеләре ЮХИДИ хезмәткәрләренә машина йөртү таныклыгын «МАКС» мессенджеры аша инде быел ук күрсәтә алачак. Бу хакта РИА Новости Россия Федерациясе вице-премьеры Дмитрий Григоренкога сылтама белән хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Владимир Путин бүген халыкка мөрәҗәгать итәчәк
Россия Президенты Владимир Путин бүген – 16 сентябрьдә Дәүләт Думасына депутатлар сайлау җәһәтеннән халыкка мөрәҗәгать итәчәк. Президентның чыгышы Мәскәү вакыты белән 18.00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр иткән дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков.
-
Яңалыклар
Дустанә илдә пенсия яшен күтәрергә җыеналар
Үзбәкстанда пенсия яшен ир-атларга – 60тан 63кә, хатын-кызларга – 55тән 58гә кадәр күтәрергә тәкъдим иткәннәр. Икътисад һәм финанс министрлыгы эшләгән закон проекты җәмәгатьчелеккә фикер алышуга чыгарылган. «Российская газета», podrobno.uz хәбәренә таянып, шул хакта яза.
-
Яңалыклар
Мәктәп укучылары һәм студентлар Татарстан үсмерләр-яшьләр командасы лидерларына әйләнә алачак
Республика мәктәпләрендә, көллиятләр һәм вузларда Алдынгылар хәрәкәтенең балалар җирле үзидарә органы – Алдынгылар Советына сайлау башланды. Ул республиканың барлык башлангыч бүлекләрендә сентябрь азагына кадәр уздырыла.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
-
Яңалыклар
«Шәҗәрә» Бөтенроссия конкурс-фестиваленә гаризалар кабул итү башланды
Бөтендөнья татар конгрессы Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан «Шәҗәрә» VIII Бөтенроссия конкурс-фестиваленә гаризалар кабул итүне игълан итте.
-
Яңалыклар
Владимир Путин Анна Попова белән вакцинация һәм кулланучылар хокукларын яклау турында сөйләште
Президент Владимир Путин кичә – 15 сентябрьдә Кремльдә Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова белән очрашкан. Анда кулланучылар хокукларын яклау, вакцинация кампаниясе һәм СВО хәрбиләре өчен медицина эшләнмәләре турында мәсьәләләр каралган, дип яза “Российская газета”.
-
Яңалыклар
Марат Әхмәтов Яр Чаллы гаиләләренә ана капиталына сертификатлар тапшырды
Бүген Чаллы шәһәрендә ана капиталына сертификатлар тапшырдылар. Тантаналар сараенда узган чарада Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов һәм автокала мэры Наил Мәһдиев катнашты. Документ 27 гаиләгә бирелде.
-
Яңалыклар
Абортлар санының 4 тапкыр кимүе, әмма бала төшү очракларының артуы турында мәгълүм булды
Россиядә соңгы 15 ел эчендә абортлар саны 4 тапкырдан күбрәк кимегән: 2010 елда 1,01 миллион шундый очрак теркәлсә, 2025 елда – 235,7 меңгә калган.
-
Яңалыклар
Теш табибларыннан ни өчен анестезия куллануның таләп ителәчәген аңлаттылар
Россиядә 1 октябрьдән Сәламәтлек саклау министрлыгының яңа боерыгы үз көченә керә.
-
Яңалыклар
Россия Герое, Казанда туган генерал-майор Антон Грунис һәлак булган
Россия Герое, генерал-майор Антон Грунис һәлак булган. Мондый мәгълүматны «Суворовское братство» бергәлеге хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Җәядән ату буенча V Бөтенроссия ярышлары финалы 18 сентябрьдә узачак
Җәядән ату буенча V Бөтенроссия «Россия Федерациясе Генераль прокуроры кубогы» ярышлары үзенең кульминациясенә якынлаша.
-
Яңалыклар
Икътисадчы гадел пенсиянең күпме булырга тиешлеген әйтте
Гадел пенсиянең күләме аена 35-40 мең сум булырга тиеш. Икътисадчы Кирилл Щербаков «Газета. Ru» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән.
-
Яңалыклар
Транспорт министрлыгы күп балалы гаиләләр өчен яңа парковка билгесен тәкъдим итте
Россиянең Транспорт министрлыгы Бөтендөнья яшьләр фестивалендә күп балалы гаиләләр өчен парковка урыннарын белдерүче яңа юл билгесен тәкъдим итте. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Казаннан Россия Герое СВО зонасында һәлак булган
4нче аерым гвардия мотоукчылар бригадасы командиры, гвардия генерал-майоры Антон Грунис һәлак булган. Ике атна элек кенә аңа Россия Героеның Алтын йолдызын тапшырганнар. Бу хакта «Kazan.aif.ru» хәрби корреспондент Юрий Котенок мәгълүматларына таянып яза.