Татарстанның күпфункцияле үзәк оешмалары (МФЦ) системасы шушы арада 10 еллыгын билгеләп үтте. Бу елларда халыкка нинди хезмәтләр күрсәтелгән? Татарстанның күпфункцияле үзәк оешмасы (МФЦ) директоры Ленара Мозаффарова нәтиҗәләр һәм яңалыклар турында сөйләде.
Көектә дә көтелә
Узган атнада гына Татарстанның күпфункцияле үзәк оешмасының 10 еллык эшчәнлегенә багышланган утырышта Ленара Мозаффарова Көек бистәсенең «авырткан урыны»н әйткән иде. Баксаң, Питрәч районының бу бистәсендә МФЦ бинасы юк. Әмма бистәдә яшәүчеләр саны калада һәм район үзәкләрендә яшәүчеләрдән ким түгел (60 мең кеше!). Халык гозере белән Питрәчкә барырга тиеш. Аңлашыла инде, бу җайлы түгел. Көектә офис ачылса, проблема хәл ителер иде.
Ленара Мозаффарова әлеге мәсьәлә белән шушы арада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка да мөрәҗәгать иткән. Уңай чишелеш булырга охшап тора. Көектә дә офис көтелә, димәк. Офиста 15 хезмәт күрсәтү «тәрәзә»се булырга тиеш икән.
– Боз кузгалды. Рөстәм Нургали улына зур рәхмәт, мин аңа хәлне аңлаттым, – диде Ленара Мозаффарова.
Алданмагыз!
Кырыгалдарлар МФЦ хезмәткәре булып та халыкны алдалый башлаган. Ленара Мозаффарова мондый күңелсез хәбәрләр белән ешрак очраша башлавын әйтте. Әмма МФЦ халыкка шәхси мәгълүмат буенча шалтыратмый да, язмый да!
– Күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре бернинди серсүз (пароль) һәм шәхси мәгълүматлар сорамый. Белгечләр өч очракта гына халыкка шалтырата ала. Әйтик, документлар әзер булуы турында хәбәр итеп яки кабул итү датасы үзгәрүе турында искәртеп, яки тапшырылган гаризага төзәтмәләр кертергә кирәклеген белгертеп, – дип ассызыклады Ленара Мозаффарова. МФЦ вәкилләре, шалтыраткан очракта да, +7(843)222-06-20 номерыннан хәбәр салачак.
МФЦ эшчәнлеге – саннарда
* Республика буенча 60 офис эшли, 11 е – Казанда.
* 829 кабул итү «тәрәзә»се эшли.
* Офис мәйданы – 21 839 м2.
* 1354 штаттагы хезмәткәр (2015 елда – 300 кеше) исәпләнә.
* Белешмәләр хезмәтенә көн саен 2 меңләп шалтырату килә.
* 10 ел эчендә дәүләт казнасына 5,5 млрд сум акча күчерелгән.
* Бер елга 6 млн хезмәт күрсәтелә.
* 10 ел дәвамында Татарстан халкына 46 млн тапкыр хезмәт күрсәтелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез