Авария сәбәпле су баскан – Алты кеше хәбәрсез югалган

Беломор-Балтыйк каналы шлюзлары арасындагы вакытлыча тоташтыргычны су ташкыны җимерү сәбәпле, алты кеше хәбәрсез югалган. Бу хакта “РИА Новости” Карелиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.

“11нче шлюз тирәсендәге торак пунктларны һәм “Балтийский” бакчачылык ширкәтен су баскан. Өч йорт җимерелгән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, тугыз кеше зыян күргән. Өч кеше, шул исәптән бер бала коткарылган. Алты кешенең язмышы мәгълүм түгел”, – диелгән МЧС хәбәрендә.

Югалучыларны эзләүгә 76 коткаручы һәм 19 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Карелия Республикасы башлыгы Артур Парфенчиков мәгълүматларына караганда, Надвоицы авылында 10 һәм 11нче шлюзлар арасында реконструкция барышында вакытлыча урнаштырылган тоташтыргычны су алып киткән. Авария бүген Мәскәү вакыты белән 6:34 сәгатьтә килеп чыккан.

Карелиянең Сегежский округында гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре