Газетага язылу

Август аеннан бирле 10 төбәктә аюлар кешеләргә һөҗүм иткән – Белгеч сәбәпләрен аңлатты

Быел август аеннан бирле Россиянең 10 төбәгендә кешеләргә аюларның ташлану очраклары теркәлгән.

Зоолог, биология фәннәре кандидаты Михаил Кречмар “РБК” хәбәрчесенә аңлатып үткәнчә, кыргый җәнлекләрнең кешеләр янына еш чыга башлавының сәбәбе язның коры килүенә бәйле. Аларга җиләк азыгы җитми, дигән ул.

Аюлар Алтай республикасында, Кемерово, Түбән Новгород, Амур, Иркутск һәм Томск өлкәләрендә кешеләргә һөҗүм иткән. Моннан тыш Камчатка һәм Красноярск крайларында, Бурятия һәм Тыва республикасында чалыш тәпиләр һөҗүменә  бәйле фаҗигаләр теркәлгән.

Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы мәгълүматлары буенча, соңгы елларда һәр ел саен аюларның кешегә ташлануының 20-30лап очрагы теркәлә. 2016 елда мондый очраклар аеруча күп булган – 166 очрак.

Россиядә соңгы 36 елда аюларның баш саны 2,3 тапкырдан күбрәккә артып, 307,9 меңгә җиткән. Алар Красноярск, Хабаровск һәм Камчатка крайларында аеруча күп. Белгеч әйтүенчә, аюлар, чүплектәге ризык  исен сизеп, кешеләр янына чыга.

Михаил Кречмар сүзләренә караганда, аюларның һөҗүм итү очраклары арту быел язның коры һәм иртә килүе белән аңлатыла. Шул сәбәпле җиләкләр артык өлгереп, августка кадәр инде коелып беткән. Шуңа күрә аюлар җиләксез калган. Галим әйтүенчә, баш саны арту да аларның кешеләр белән ешрак очрашуы сәбәбе булып тора.

Татарстанга килгәндә, соңгы елларда көрән аю республиканың Кызыл китабына кертелгән булган. 2024 елда баш саны торгызылгач, аны саклаудагы кыргый җәнлекләр төрләре исемлегеннән төшереп калдырганнар. Ул чагында безнең төбәктә 97 аю исәпләнгән. Соңгы ун елда аларның  саны 3 тапкыр арткан.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре