Red Wings авиакомпаниясе 6 августта Казаннан Геленджикка рейслар ача һәм очышлар һәр чәршәмбедә башкарылачак. Бу хакта Татарстан башкаласы аэропорты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казаннан самолетлар 9.25 сәгатьтә очып китә һәм Геленджикка 13.10 сәгатьтә төшәчәк. Геленджиктан очып китү вакыты 14.10 сәгатькә билгеләнгән, Казанда самолёт 17.35 сәгатьтә булачак.
«Очыш дәвамлылыгы якынча 3,5 сәгать тәшкил итәчәк. Геленджикта вакыт Мәскәүнеке белән туры килә», – диелә хәбәрдә.
Пассажирлар Sukhoi Superjet 100 очкычларында очачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез