Авиаһәлакәттә үлүчеләрнең җәсәден туганнарына бирә башладылар

Чаллының шәһәр моргында Минзәлә янындагы L-410 самолеты һәлакәтендә һәлак булганнарның мәетләрен бирә башладылар.

«Татар-информ» хәбәр итүенчә, морг янында ритуаль хезмәт күрсәтү машиналары тезелгән, ә керү юлында дистәләгән кеше җыелган. Һәлак булучыларның туганнары һәм якыннары аларның җәсәдләрен көтәләр.

Исегезгә төшерәбез, кичә Минзәләдә авиаһәлакәт булды. Бортта 22 кеше булган. Аларның 16сы һәлак булды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре