Газетага язылу

Авиашоу һәм хәрби техника: Казанда «Мин күкне сайлыйм» бәйрәме башланды

Казанда «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда «Мин күкне сайлыйм» бәйрәме башланды. Татарстан башкаласы халкы һәм кунакларын 15:00 сәгатьтә башланачак зур авиашоу көтә, ә әлегә җирдәге чаралар белән танышырга мөмкин.

«Казан – илебезнең авиация башкаласы. Чөнки безнең Татарстанда иң зур самолетлар, иң яхшы вертолетлар җитештерәләр, шулай ук пилотсыз авиация җитештерүче бик күп предприятиеләр эшли. Тиздән двигательләр дә җитештерәчәкбез. Бүген безне матур авиашоу көтә, шулай ук предприятиеләребез һәм югары уку йортларыбыз үз эшләре турында сөйләргә әзер», – дип мөрәҗәгать итте бәйрәм кунакларына ТР Премьер-министры урынбасары, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.

Беренче күрсәтмә очышлар 15:00 сәгатьтә башланачак, анда «Ту», «Ил» самолетларының берничә төрен, «Ансат» вертолетын күрергә мөмкин булачак, ә «Стрижи» төркеме 17:00 сәгатьтә чыгыш ясаячак. Җирдә исә хәрби техниканы – Россиянекен дә, трофейныкын да карарга, фудкортка барырга, шулай ук Татарстанның авиация белән бәйле предприятиеләре һәм югары уку йортлары мәйданчыкларында булырга мөмкин, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре