Газетага язылу

Җәвит Шакиров гаиләсендә зур югалту

Татарстанның халык артисты, юмор остасы Җәвит Шакиров гаиләсенә зур кайгы килгән. Аның әнисе вафат. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Җәвит Шакиров гаиләсендә зур югалту
Социаль челтәрдән

«Бу безнең әнкәй белән соңгы фотога төшү буласын күз алдына да китермәгәнбез икән. Без кайтуга сөенә-сөенә чәйләр әзерләп, өстәл артына утыргач, авылдагы бөтен яңалыкларны сөйли иде дә, залга чыгып утыргач, балаларны, оныкларны сораштырыр иде. Юлга озатканда: «Минем исемнән күчтәнәчләр алырсыз», – дип, оялып кына акчасын учка салыр иде.

«Әнкәй, кирәкми», – дисәң: «Юк, балам, бу миннән күчтәнәч өчен генә, сезнең оныклар аңа мохтаҗ түгелдер, сез аны нәнәгездән дип бирегез», – ди торган иде. Хәзер генә шуларны искә төшереп, барлап утырабыз. Берни дә эшләп булмый икән, бар да Ходай кулында.

Соңгы кайтуда гына әле 90 яшеңне дә җыелышып уздырырга язсын, дип сөйләшеп утырган идек. Ни кызганыч...
Урының оҗмах түрләрендә булсын, әнкәй. Тыныч йокла.

Соңгы кайтуымда язган шигырьнең соңгы юлларын иҗат иткәндә күңел барыбер нидер сизгән иде...
Тик кузгала алмыйм,әйтерсең дә,
Күтәрмәслек йөк бар иңемдә.
Шомлы урам төсле күңел дә...
Безнең дә ут сүнсә нигездә???
Шул уйлардан,
Әллә нишләп киттем үзем дә…

Шул сүзләрне язасым килми озак уйланып утырган идем. Ник яздым икән дип хәзер үземне битәрлим», – дип яза Җәвит Шакиров.

Җәвит Шакиров – үги әнисе тәрбиясендә үскән бала. Аның үз әнисе ул әле кечкенә булганда ук бакыйлыкка китеп барган.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре