Газетага язылу

Җәвит Шакировның улы белән күңелсез хәл булган

Татарстанның халык артисты Җәвит Шакировның улы Искәндәр (ISKAN) авариягә эләккән. Бу турыда ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.

«Бу айны гомеремдә дә онытмаячакмын…. 9 сынган кабырга, чәрдәкләнгән аяк, ярылган баш… Ләкин минем хыяларым күп әле, шуңа күрә мин чигенә һәм инвалид кала алмыйм…Бөтен җирне сындырырга мөмкин, тик характерымны гына түгел!» – дип язган Искәндәр.

Язылучыларына аңлатуынча, ул күптән түгел авариягә юлыккан. Юл-транспорт һәлакәте 11 майда Алабуга янындагы трассада булган.

Искәндәргә тизрәк савыгырга телибез!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре