Газетага язылу

Автобус һәм йөк машинасы бәрелешкән: 12 кеше һәлак булган

Архангельск өлкәсенең Холмогоры районында рейс автобусы белән йөк машинасы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматларга караганда, һәлакәттә 12 кеше үлгән. Тагын сигез пассажир зыян күргән, аларны медицина учреждениеләренә алып китәләр.

Һәлакәт урынында табиблар һәм ашыгыч хезмәтләр эшли. Вакыйганың сәбәпләре һәм башка нечкәлекләр ачыклана.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре