Газетага язылу

Автобус юл һәлакәтенә очрап 10 кеше зыян күргән

Тула өлкәсенең Богородицки районында автобус юл һәлакәтенә очрап, ун кеше зыян күргән.

Бу хакта РИА Новости төбәк губернаторына сылтама белән хәбәр итә.

Вологда — Себино маршруты буенча барган туристик автобус ауган. Губернатор хәбәр итүенчә, 31 пассажир арасында балалар булмаган 
һәм беркем дә үлмәгән.

Якынча 15:30 сәгатьтә «Богородицк — Епифань» трассасында Богородицкий районының Колодези авылы янында туристлар утырган  автобус катнашында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Тула өлкәсе буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, автобус йөртүче, идарәне  югалтып, юлдан чыккан һәм ауган. 

Автобуста 29 пассажир һәм ике йөртүче булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре