Краснодар краенда пассажир автобусы катнашында юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучылар саны икегә кадәр арткан. Бу хакта ТАССка медицина хезмәтләрендәге чыганаклар хәбәр итте.
"Ашыгыч ярдәм машинасында зыян күрүчеләрнең берсе үлде. Шулай итеп һәлак булучыларның гомуми саны ике кеше тәшкил итә", - диде агентлык әңгәмәдәше.
Аның сүзләренчә, зыян күрүчеләрне төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән хастаханәләргә китергәннәр. Журналистларга Эчке эшләр министрлыгының край Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәтеннән соң 21 кешене тикшерү өчен медицина учреждениесенә китергәннәр.
24 июльдә Апшеронский районының Мезмай поселогында 22 пассажирлы туристик автобус кюветка очкан. Беренчел мәгълүматлар буенча, автобусның борылыш узганда тормоз системасы баш тарткан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез