Ведомство материалларына караганда, Транспорт министрлыгы автобусларны һәм такси машиналарын балалар креслолары һәм бустерлар белән җиһазландырырга, ә транспорт инфраструктурасы объектлары янындагы парковкаларда балалы гаиләләр өчен махсус урыннар булдырырга тәкъдим итә.
Бу чаралар ата-аналарга балалар белән бергә җәмәгать транспортында йөрү өчен уңайлы һәм имин шартлар булдыруга юнәлтелгән.
РФ транспорт министры Андрей Никитин киңәшләр пакетын расларга кушты. Документка шулай ук транспорт хезмәткәрләрен гаиләләр белән аралашу нигезләренә, шул исәптән балалар һәм ата-аналар белән сөйләшү кагыйдәләренә өйрәтү тәкъдиме дә кертелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез