Ике хатын-кызның җәмәгать транспортында сугышкан видеосы социаль челтәрләрдә таралды. Автор мәгълүматларына караганда, бу хәл Санкт-Петербург автобусларының берсендә булган.
Хатын-кызларның берсе көндәшен кулчатыр белән кыйный. Шул ук вакытта очраклы пассажирларга да эләгә.
Бер егет хатын-кызларны тынычландырырга тырышып та караган. Хатын-кызларның берсе автобустан төшкәннән соң гына "сугыш" туктаган. Әлеге хәлнең шаһитләре полиция чакырткан.
Видеодан күренгәнчә, автобуста буш урыннар да булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез