Беренче чиратта, радиаторны бөҗәкләрдән һәм башка органик калдыклардан чистартырга, шулай ук һава фильтрларын һәм үткәргечнең торышын тикшерергә кирәк, дигән автоэксперт Дмитрий Попов RT телеканалына.
Аның сүзләренчә, җәй көне радиаторга һәм алгы пыялага черки, чебен һәм башка бөҗәкләр ябыша. Дымлы һава торышы башлангач, радиатордагы органик калдыклар күгәрергә мөмкин. Нәтиҗәдә, радиатор алдында вакыт узу белән пычрак катлам барлыкка килә.
Попов сентябрьдә үк радиаторны югары басым ярдәмендә юарга киңәш итә. Шул ук вакытта, моны бик пөхтә эшләргә кирәклеген искәртә.
Тагын бер мөһим әйбер – һава фильтрлары. Җәйге сезоннан соң эксперт аларны тикшерергә һәм кирәк булганда алыштырырга киңәш итә.
Попов сүзләренчә, көньяк төбәкләргә сәфәрләрдән соң автомобильләргә аерым игътибар бирергә кирәк. Анда үткәргечләрнең винил изоляциясенә зыян сала торган термитлар очрый. Шуңа күрә мондый сәяхәтләрдән соң үткәргечләрнең торышын тикшерү зарур.
Белгеч җәйге сәфәрләрдән соң калган пычраклардан арыну өчен алгы пыяланы сабын белән яхшылап юарга киңәш итә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез