Газетага язылу

Автоинспекция кисәтә: эсселек хәмер кебек тәэсир итә

Синоптиклар фаразларына ышансаң, Татарстанда эссе көннәр дәвам итә. Температура +30 градустан югарырак булачак. Шуңа күрә Дәүләт автоинспекциясе игътибарлы булырга киңәш итә. Белгечләр фикеренчә, эсселек хәмер кебек йогынты ясый.

Температура югары күтәрелгәндә машина салонындагы кеше тиз арый, аның игътибары таркала, хәле китә һәм йокысы килә башлый. Бу исә авария ясау куркынычы килеп чыга дигән сүз.

Шуңа күрә рульдә йөрүчеләргә җиңелчә киенергә, күбрәк сыеклык эчәргә, машинаны күләгәле урында калдырырга, алгы тәрзәне махсус экран белән капларга, машина эчен яхшылап җилләткәч кенә юлга чыгарга, балаларны һәм йорт хайваннарына машина эчендә үзләрен генә калдырмаска киңәш итәләр.

https://vatantat.ru/2023/08/119379/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре