ЮХИДИ хезмәткәрләрен күргәч, машина йөртүче борылып, Алабуга ягына киткән. Автоинспекторлар, утларын һәм тавыш сигналларын кабызып, аны куа киткәннәр.
Машина йөртүче югары тизлектә куркыныч маневрлар ясый башлаган. Аны туктату өчен инспектор өч тапкыр һавага аткан. Нәтиҗәдә, машина трассадан кырга төшеп киткән.
Соңыннан руль артында 16 яшьлек яшүсмер булуы ачыкланган. Аның үзе белән бернинди документлары да булмаган. Машинасының да тиешенчә теркәлмәгәнлеге һәм иминиятләштерелмәгән булуы ачыкланган.
Машинаны штрафстоянкага озатканнар, ә яшүсмергә карата машина йөртү таныклыгы булмаган килеш рульгә утырган һәм автоинспекторларга буйсынмаган өчен беркетмә төзегәннәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез