Автоинспекторларга “права”ның һәм транспортны теркәү турында таныклыкның цифрлы күчермәсен генә күрсәтергә мөмкин

Хәзер автоинспекторларга “права”ның һәм транспортны теркәү турында таныклыкның цифрлы күчермәсен генә дә күрсәтергә мөмкин. “Госуслуги Авто” мобиль кушымтасында шундый сервис булдырылган.

“МВД  Медиа” хәбәренә караганда, кушымта 2021 елдан бирле эшли. Аның ярдәмендә, полиция хезмәткәрен чакыртмыйча гына, евроберкетмә нигезендә, җитди булмаган аварияне рәсмиләштерергә, транспорт чарасын теркәү, машина йөртүче таныклыгын алыштыру өчен язылырга, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләргә мөмкин.

Хәзер машина йөртүче таныклыгын да мобиль кушымта аша гына автоинспекторга күрсәтү мөмкинлеге ачылган. ЮХИДИ хезмәткәре аны мобиль җайланмасы (анда QR-кодны укучы программа урнаштырылган) ярдәмендә тикшерә. Таныклыкны, кушымта ярдәмендә, интернет тотмаган урыннарда да күрсәтеп булачак.

“Госуслуги.Авто” кушымтасыннан хәзер 2,5 миллионнан артыграк кеше файдалана икән инде. Шул ук вакытта, Эчке эшләр министрлыгында искәртеп үтелгәнчә, йөртүчеләр, элеккечә үк, кәгазь таныклыкларын да үзләре белән йөртергә тиеш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре