• Фото: социаль челтәрдән

Автозавод эшчесеннән – җырчыга: Әлфинә Әзһәмова Малаховның тамашачыларын шаккатырган

Чаллыдан популяр татар җырчысы Әлфинә Әзһәмованың язмышы “Россия-1” каналында Андрей Малаховның Якшәмбе шоуы тамашачыларын шаккатырган. Артист сөйләп үткәнчә, “КамАЗ” заводында 26 ел эшләгәннән соң ул Татарстан һәм Башкортстанның популяр җырчысына әйләнгән. Аның язмышы тамашачыларның күңеленә бик хуш килгән. Җырчы социаль челтәрләрдә Малахов тамашасында үзен ничек кабул итүләре белән уртаклашкан, дип яза “KazanFirst”.

Җырчы сөйләп үткәнчә, ул һәрвакыт җырларга хыялланган. Әмма мәктәпне тәмамлагач Башкортстан университетының чит телләр факультетына кермәкче булган. Ләкин конкурс аша узмаган. Шуннан соң Татарстанга – Чаллыга күченеп, 26 ел заводта эшләгән. Еш кына, өйдән – заводка, заводтан – өйгә: язмышымда һаман шул бер юл гына булырмы икәнни, дип уйланып йөргән. Көннәрдән бер көнне Әлфинә үзен сынап карамакчы булган: “Төнге урам” җырын яздырып, Чаллы радиосына юл тоткан. Җыр халык арасында бик тиз таралган. Шуннан “Барс Медиа” компаниясе аның белән элемтәгә кереп. җыр яздырырга тәкъдим иткән. Шулай итеп, Әлфинә Әзһәмова инде шактый ук җитлеккән яшьтә сәхнәгә күтәрелгән.
Бу юлы Якшәмбе шоуына тормышларын кинәт үзгәртүчеләрне чакырганнар. Тамаша редакторларын Әлфинәнең уникаль тавышы да җәлеп иткән. Анда ул “Сине күргән көннән генә”сен, шулай ук “Самоцветы” төркеменең “Не надо печалиться” җырын башкарган.

Андрей Малахов мине озатканда: “Сез миңа бик ошадыгыз, сезне тагын чакырачакмын әле”, – диде. Ничек кенә моның белән фотога төшергә икән, дип уйлап торганда, үзе минем янга килеп фотога төшәргә тәкъдим итте. Кыскасы, мин бик әйбәт тәэсирләр белән әйләнеп кайттым, – дип сөйләп үткән җырчы шоуда катнашуы турында.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре