Газетага язылу

Авыл һәм районнарда инвалидлар декадасына багышланган чаралар уза

Берничә ел рәттән инде Балтачта шушы чорда мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен спартакиада уза.

Авыл һәм районнарда инвалидлар декадасына багышланган чаралар уза

– Спартакиада бик кирәк, без аны ел да көтеп алабыз. Катнашучылар күп, авыллардан да киләләр. Ни генә дисәң дә, районыбызда спортны яратучы көчле рухлы мондый кешеләр бик күп. Шундый спортчыларыбыз районыбызга шактый мәртәбәле ярышларда җиңүләр китерде. А Ә бит мөмкинлеге чикле кешеләргә җиңүләр беркайчан да җиңел бирелми, әмма алар сынатмый, бирешми. Спортка мәхәббәт нәкъ менә шушындый спартакиадалардан, махсус үткәрелгән ярышлардан башлана да инде. Әле бит мондый чаралар безгә үзара аралашу, очрашу мөмкинлеге дә булып тора. Анысы да бик мөһим. Шул ук вакытта игътибар- хөрмәт дигәнең дә беркайчан артык түгел. Барысы да дәвамлы булсын диясе генә килә, - ди үзе дә дөньякүләм ярышларда җиңүләр яулаган спортчы, районның инвалидлар оешмасы җитәкчесе Чулпан Габделганиева

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре