Авыл янындагы ерганакта 34 яшьлек ир-ат мәетен тапканнар

Аның йөртүче булып эшләгәнлеге мәгълүм.

Кичә кичен Әлки районының Тәберде авылы тирәсендәге ерганакта бер ир-атның мәетен тапканнар. “KazanFirst” үз чыганагына таянып язганча, мәетнең тәнендә – утлы коралдан ясалган яра, янында – мылтык табылган.

34 яшьлек ир-ат йөртүче булып эшләгән. Янындагы “Сайга” мылтыгы һәм гильзаның үзенеке икәнлеге билгеле. Фаҗига сәбәпләре ачыклана. Ир-атның үз-үзенә кул салган булуы бар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре